Баш очымда куш уч кадәр ут тирбәлә…

Баш очымда куш уч кадәр ут тирбәлә,
Очып киткән җаным тора?! Җан дип торам…
( Ләис Зөлкарнәй!)

«Син син Инде!..» Сүзләреңне
Сүрә итеп яттан беләм сыман…
Кичерешләр киселешкән чатта
Йолдыз яна. Минем җан дип торам!..

Эңгер-меңгер җанда. Шәмдәлемдә
Шәмнәремнең сүнәр-сүнмәс мәле.
Ут аласым килеп ымсынуым —
Искә төшкән иде ярсу тәме!

» Син син инде!» дигән кайтаваздан
Баш очында куерганда томан,
Күләгәңне күрмим. Ә мин синең
Эчеңдә җан бар диеп торам…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт